🙏🤍 Бүген танылган татар язучысы Гадел Кутуй туган көн! Хәер, аны язучы гына дип әйтү дөрес булмас. Кутуй шагыйрь дә, драматург та, прозаик та, публицист та, тәрҗемәче дә, театр тәнкыйтьчесе дә, әдәбият укытучысы да, актив җәмәгать эшлеклесе дә, ялкынлы оратор да. Бала чагында ук ул кешеләр белән тиз аралашып китә торган булган. Апасы Зәйнүл Кутуева истәлекләреннән: «Ишегалдындагы карчыклар бик ярата иде үзен. Бик ярдәмчел, җитез малай иде. 14 яшендә беренче шигырен язды. Шигырь, әлбәттә, русча иде. Без бит класста татарлардан икәү генә. Үзара да русча сөйләшә идек. Ә Гаделгә татар дөньясы җитми иде. Уналты яшендә Куйбышевтагы (хәзерге Самара) университетка укырга керде… Тик ул Ка­занга ашкынды. Әнинең ризалыгын алып, минем белән киңәште дә, әтигә әйтмичә генә, Казанга китеп барды. Юкса әти җибәрмәс иде...» Кариев театрында режиссер Илгиз Зәйниев Кутуй әсәре буенча куйган «Тапшырыл...ган хатлар» спектакле уңыш белән бара инде. Хәзер менә «Рөстәм маҗаралары»н әзерлибез. Премьера - 5 нче декабрь 15:00 сәгатьтә. #кариевтеатры #театркариева #кариев35сезон #рөстәммаҗаралары #приключениярустема 28 ноября родился знаменитый татарский писатель Адель Кутуй! Впрочем, Кутуй был не только писателем, но и поэтом, драматургом, прозаиком, публицистом, переводчиком, театральным критиком, учителем литературы, активным общественным деятелем, пламенным оратором. Из воспоминаний сестры Зайнуль Кутуевой: «Аделя очень любили старушки во дворе. Он был отзывчивым, ловким мальчиком. В 14 лет написал первое стихотворение. Конечно же, оно было на русском. В классе ведь только я да он были татарами. И между собой мы говорили на русском. А Аделю не хватало татарского мира. В 16 лет он поступил в Куйбышевский университет (ныне - Самарский)… Но он рвался в Казань. Получив согласие матери и посоветовавшись со мной, отправился в Казань. Отцу не сказал - он не отпустил бы...» В Кариевском театре уже идет с успехом спектакль «…отосланные письма» по мотивам знаменитого произведения Кутуя (режиссер Ильгиз Зайниев). Сейчас готовим «Приключений Рустема». Премьера - 5 декабря в 15:00!